Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Аш-су рецептлары» дип исемләнгән кич утыру

26 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, фольклор коллективлар катнашында «Аш-су рецептлары» дип исемләнгән кич утыру булып узды.

Кичә милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан оештырылды. Алып баручы Татарстан халыкларының милли ашлары, ризыклары турында сөйләде .Хуҗабикәләр үзләренең бәйрәмнәргә пешерә торган, гадәти һәм традицион халык аш-су рецептлары, я балачактан ук әниләре һәм әбиләре әзерләгән ризыклар пешерү серләре белән уртаклаштылар. Кич утыручылар "Самавыр", «Кем күбрәк милли ризыкларның исемнәрен белә», "Ризыкны ата","Заря-заряница","Биш парлы"кебек төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Пироглар белән чәй эчү, халык рецептлары белән алмашу һәм искиткеч кәеф катнашучыларга озакка истә калачак.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев