Әтиләр көнендә гаилә башлыклары теннис уйнады
Якшәмбе көнне “Саба-Арена” спорт мәктәбендә Әтиләр көне уңаеннан теннис буенча Саба муниципаль районы турниры узды.
Әлеге спорт бәйрәме теннис мәйданчыгында 18 гаиләне берләштерде. Ярышка катнашырга райондашларыбыз гына түгел, күрше Кукмара, Балык Бистәсе, хәтта Казан шәһәреннән дә килгәннәр иде.
“Гаилә елы буларак, без мондый турнирны 10 көн элек уздырган идек. Анда әниләр-әтиләр, хәтта әби-бабайлар да теләп катнашты. Хәзер мондый турнирны 3 ай саен үткәрергә карар кылдык. Бүгенге чарага килгәндә, ул ярыш кына түгел, чын бәйрәм төсен алды. Әтиләр көнен менә шулай гаилә белән спорт мәйданчыгында үткәргәч, моңа афәрин генә диясе кала. Үзем дә 3 бала атасы, өчесе дә чемпионнар, алар белән горурланам, үзләре дә әти дип өзелеп торалар. Минем теләгем- һәр гаиләдә әти исеме горур яңгырасын, һәр бала тулы, тату, сәламәт гаиләдә тәрбиләнсен!- диде ярышларның баш хөкемдары Фарход Исмаилов.
Теннис турнирында беренче урынга әтиле-кызлы Амилә һәм Фәнис - Яппаровлар гаиләсе лаек булды, икенче урында әти-улы Рамил һәм һәм Эмиль һадиевлар, өченче урында –Ринат һәм Тимерхан Габделхаковлар. Турнирда яшь катнашучыларны да билгеләп үттеләр.Әлеге номинация җиңүчеләре булып Булат Галимҗанов, Сәлим Исмәгыйлев (Саба) һәм Казан кунагы Данияр Хафизов танылды. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм акчалата призларны үзе дә гаиләсе белән әлеге ярышларда катнашкан Саба муниципаль районының инвестицияләр һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы Илнур Котдусов һәм “Саба-Арена” директоры Артур Баһманов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев