Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Атналык линейкада

    Бүген Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә атналык линейка үткәрелде. Линейка, гадәттәгечә, гимн белән башланып китте. Дежур сыйныф отчеты тыңланылганнан соң, иң күңелле мизгелләр якынлашты. Укучыларны 21 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Татарстан кроссы- 2019” бәйгесендә җиңүләре белән котларга Сатыш Җирле үзидарә советы рәисе Шафигуллин Фаил Фәһим улы килде. Ярышта призлы урын алган укучылар грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнделәр.

    Фото: saby.tatarstan.ru

    Чыганак: saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: