Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Автобабай-2022” булып Наил Исмәгыйлов таныл­ды [+фоторепортаж]

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең Саба профилактика бүлеге “Автобабай” бәйгесе оештырды.

Машина йөртү осталыгын күр­сәтүдә катнашкан 9 ветеран арасында иң  өлкәне Илә­бәр­дән 1952  елгы Идрис  Вахитов булып  чыкты.  Хәер  70тә генә булгач,  аны  да өлкән дияргә тел бармый әле. Озак  еллар Киров исемендәге колхозда (хә­­зер “Игенче”) ягулык салу машинасында эшләде. Бик тө­гәл, пөхтә кеше, юл хәрәкәте ка­гыйдәләрен үтәмәгәне өчен  җа­ваплылыкка тартылганы бул­­­мады.

Бәйгедә беренче тапкыр кат­нашучылар  дүрт кешегә  җыелды.

“Гүзәл  Ягәфәрова күп­тәннән  чакыра  иде. Җае  чыкмады. Узган  ел  улым белән Казанга картинг ярышына барасы булды. Быел килә алдым һәм нә­тиҗәләрдән канәгать калдым. Дөрес, кагыйдәләр бераз онытылган  инде. Бер­ни­чә хатам  чыкты. Ә вождение­се, юлда   йөрүдән бераз аерылса да, куркытмый, киләсе  елда да катнашырга була. Кагыйдәләрне күбрәк өй­рәнергә кирәк”,– диде Сабабаштан 35 ел Себердә ма­шинада эшләгән Рафаэль Ис­мәгыйлов.

Сабадан 40 ел руль артында  йөргән Расим Габ­делхаков  моңарчы “Автоба­бай”­ бәйгесендә катнаша  алмавына үкенүен белдерде. “Бел­­мәгәнмен. Нинди файдалы чара икән”,– диде  ул. Яңа Мичәннән диңгезче Рамил Мос­тафин да бер-ике  еллык тәнәфестән  соң, кабат ярышка  килергә  вакыт тапкан. “Казанга  машинада  йөреп эшлим, шуңа кагыйдәләрне искә алу миңа бик файдалы”, – ди чирек  гасыр җәен-кышын Иске Мичәнгә эшкә мотоциклда йөргән, 2004 елда  машинага утырган   физик тәрбия  укытучысы.

Машинаны  фигуралы   йөр­түдә  имтиханны  юл-патруль хез­мәте инспекторы  Фаил Мә­­­җитов үткәрде. Яшьләре 60тан  узганнар  бәйгесендә бы­­­ел да “Автобабай-22” булып Наил Исмәгыйлов таныл­ды. Бу инде  аның 4нче  җиңүе. Икенче  урынны укучыларга 20 ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәткән Габид Котдусов  алды. Өченче  урын Иләбәрдә  яшәүче Рафис Гайфиевка бирелде.

“Килгәнегез  өчен барыгызга да зур рәхмәт. Юлларда исән-сау  йөрегез, күңелсез хәлләргә юлыкмагыз. Киләсе елда тагын очрашырга язсын”, – диде призерларга һәм барлык  катнашучыларга  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең  кыйм­­­мәтле  призларын тап­шыр­­ган ЮХИДИнең район  бү­лек­чәсе начальнигы  Марат Гая­­зов. Наил Исмәгыйлов 30  сен­тябрьдә “Автобабай”ның зо­на этабына  Казанга бара­чак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X