Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Автоледи-2019”

Республикабызда инде 20 ел автомобиль йөртүче иң оста хатын-кызны ачыклау максатыннан, "Автоледи" бәйгесе оештырыла. Бу көннәрдә гүзәл затлар районнарда сынала. Һәр районнан бер җиңүче исә үз районы данын Казан шәһәрендә яклый. Узган шимбәдә республика ярышына барачак автоледины Сабада ачыкладылар. “Автоледи-2019” исемен алу быел 9 гүзәл зат көрәште. “Үзен исемлеккә кертүне сораган тагын өч кызыбыз ни сәбәпледер ярышка килеп җитә алмады”,– дип борчылды “Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәче начальнигы Гүзәл Ягъфәрова. Әмма ЮХИДИнең район бүлекчәсе белән берлектә оештырылган чарада катнашкан кадәресе дә бәйгенең дәрәҗәсе үсә баруын ачык күрсәтте. Үзләрен “Автоледи”да ел саен сынаганнар сафына берничә ел элек кенә руль артына утырган гүзәл затлар да өстәлде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Районыбыз автоледилары

“Автоледи-2005” – Флера Галимова (Чәбки Саба)

“Автоледи-2006” – Әлфия Мөбарәкова (“мини”), Рәсинә Мостафина (“макси”)

“Автоледи-2008” – Ландыш Вәлимөхәммәтова (Казан)

“Автоледи -2009” – Хәдия Бәйрәмова (макси, Лесхоз), Гөлия Әсхәдуллина (мини)                

“Автоледи-2010” –  Розалия Дәүләтшина (Саба)

“Автоледи-2012” – Гөлия Галиәхмәтова (Саба)

“Автоледи” – 2013” – Дания Вахитова (Саба)

Автоледи-2014” – Розалия Дәүләтшина (Саба)

“Автоледи – 2015” – Зөбәйдә Шакирова (Олы Нырты)

“Автоледи -2016” – Әнисә Һадиуллина (Мамалай)

“Автоледи –2017”– Гөлия Кәшипова (Саба)

“Автоледи –2018”– Гөлия Саматова (Саба)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев