Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды

Узган дүшәмбедә Түбән Шытсу, Сатыш авыл җирлекләрендә 2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар. Быел җыеннарда, үткән еллардагыдан аермалы буларак, мөмкинлекләре булганнар ZOOM платформасы аша да катнаша алалар. Әйтик, Түбән Шытсу узган җыенны эш урыныннан яки өеннән торып 62 кеше тыңлады. Җыенны ZOOM платформасы аша район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.

Шулай ук халык хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре дә әлеге платформа аша гражданнарның үз тармакларына кагылышлы сорауларына җавап бирергә әзер иде. Быел җыеннарда авыл җирлекләрендәге барлык учреждениеләр җитәкчеләре дә хисап тота. Аларга янгынга каршы күзәтчелек бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин, полиция участок вәкаләтлесе Алмаз Сәхәбиев, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиев, «Россельхозбанк» Саба филиалы җитәкчесе Рәзина Билалова һәм башкалар кушылып, халыкка мөһим булган мәгълүмат җиткерделәр. Җирле үзидарә эшчәнлегенә төп хисапны җирлек башлыгы Булат Мәүлетов ясады һәм 2020 елда булган гаржданнар җыенында бирелгән сорауларның үтәлешенә тукталды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев