Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл халкының эшлеклелек активлылыгын арттыру мөһим бурыч

Бүген Саба районында авыл халкының һәм хуҗалык итүнең кече формаларының эшлеклелек активлылыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Чарада республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм урынбасарлары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, җирле үзидарәләр идарәләре җитәкчеләре, кооператорлар, фермерлар катнашты. Киңәшмә башланыр алдыннан алар 6 төркемгә бүленеп, сәнәгать мәйданчыгында урнашкан резидентлар җитештергән продукция, “Иген” кооперативының моноазык җитештерү үзәге, катнаш азык цехы белән таныштылар. Малларга тулысынча автоматлаштырылган цехта әзерләнгән терлек азыгы ашатуның өстенлекләре турында район башлыгы Рәис Миңнеханов аңлатты, кызыксынучыларның соравына җавап бирде. Сатыш мәдрәсәсе-музее турында сөйләгәндә район җитәкчесе язучы-журналист Тәлгат Нәҗмиевны да телгә алды. Газетаның элеккеге мөхәррире мәдрәсә бинасын тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертү мәсьәләсен кайгырта. “Шул сәбәпле бина сүтелмәде, реставрацияләнеп, музейга әйләнде”,– дип аңлатты район башлыгы. Семинарда катнашучылар аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, “Саба-Арена” спорт мәктәпләрендә дә булдылар. “Экскурсия ошады. Сәнәгать зонасын карагач, Сабаның киләчәген күргән шикелле булдык. Анда резидентлар заводлар төзи башлагач, бу инде чын мәгънәсендә шәһәрчә тормыш дигән сүз”,– дип кичерешен уртаклашты Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов. “Мин бу районда туган, шушында күп еллар эшләдем. Саба соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде. Без районда 20 ел алга карап төзелгән объектларны күрдек, алар әле үзләренең мул җимешләрен 20 елдан соң бирәчәк”,– диде Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зона семинар-киңәшмәсен ачканчы, Совет рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин белән берлектә Саба мәдәният йорты каршында район эшмәкәрләре, оешма-предприятиеләре, хуҗалыклары товарларыннан оештырылган күргәзмә белән танышты. Шәхси инициатива белән

Безнең бурыч – авыл халкының социаль эшлеклелек активлыгын күтәрү. Авыл җирендә халыкларның иң яхшы традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы хезмәт сөюче кешеләр яши. Татармы, русмы, чувашмы, мокшымы – анысы мөһим түгел. Безнең бурыч төрле ярдәм итү чаралары белән авыл кешесенә яшәргә, эшләргә, көн итәргә булышу. Авыллар картая, халык саны кими. Моңа юл куярга ярамый. Авыл кешесенең яшәешен кайгырту елдан-ел актуальрәк була бара. Минем бүгенге семинарда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Чөнки без сезнең белән республика законнарын камилләштерү, кече бизнесны үстерү буенча конкрет тәкъдимнәр кабул итәбез. Республикада күп санда федераль һәм республика дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, фермерларга грант ярдәме күрсәтелә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү программасы эшли. Шәхси хуҗалыкларны үстерүне хокукый яктан тәэмин итү өчен закон базасы формалашкан, республика территориясендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы закон гамәлдә”,– диде Фәрит Мөхәммәтшин семинарны ачкан кереш сүзендә .

Тулырак “Саба таңнары” газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев