Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авыл яшьләренә – программа

Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе Икътисад министрлыгы булышлыгында “Мөстәкыйльлек мәктәбе: авыл җирендә яшәүче яшьләр өчен финанс грамоталылыгын үстерү интенсив курсы” проектын гамәлгә ашыра.

Әлеге проект кысаларында районнарда яшьләргә авылга булышлык итү, шулай ук социаль проектларны тормышка ашыру һәм эчке туризмны үстерү буенча “Авыл яшьләре” ярдәмче программасы тәкъдим ителә. Шундый чара узган атнада Сабада да үтте. "Сабантуй" комп­лексына районның актив яшьләре җыелды. Очрашуда яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов районда яшьләр сәясәте, иҗтимагый яшьләр оешмалары һәм спорт казанышлары белән таныштырды. Аннары башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов чыгыш ясады. Татарстанның Аграр яшьләр берлеге җи­тәкчесе Диләрә Шувалова республикадагы программалар буенча сүз тотты. Авылдан читкә китмичә ничек эш урыны булдырырга – бу хакта ТР яшьләр туризмы ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева сөйләде. Са­ба районында туризмны үстерү буенча белгеч Там­чыгөл Вәлиеваның чыгышы “Авыл туризмы” проектын тәкъдим итүгә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев