Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Авылым бизәкләре” дип исемләнгән онлайн-сәхифә

Шекше һәм Алан-Елга авылларында миллилекне, өй, капка, койма бизәлешендә нәкъ менә татар халкына хас үзенчәлекләрне саклап калу, халыкның моңа игътибарын җәлеп итү һәм кече ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Шекше авыл мәдәният йорты “Авылым бизәкләре” дип исемләнгән онлайн-сәхифә ачты.

ТАССРның 100, Саба районының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган чара  ике авыл урамнарын карап, йөреп чыгудан башланды, игътибарны җәлеп итәрдәй хуҗалыклар янына туктап материал тупланды,  анализлаганнан соң, фотоларны инстаграмдагы аккаунтка урнаштырып, күрсәтелгән матур йорт астына аның хуҗалары турында мәгълүмат язып барылды.  Яңа төр эш алымы  аккаунтка язылучы - авылдашлар, якташларга бик ошады. 25 майга 42 публикация ясалды.

 

Фото: скриншот инстаграм

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X