Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Бала-төп пассажир!” оператив-профилактика чарасы башланды

Профилактик чаралар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, белем-тэрбия бирү оешмаларыында үткәрелә.

Республикада башланып киткән “Бала-төп пассажир!” оператив-профилактика чарасы кысаларында бүген ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе филиалы хезмәткәрләре “Балачак” балалар бакчасында “Автомобильдә балаларны имин йөртү” темасына әңгәмә үткәрделәр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә йөрүчеләргә 7 яшькә чаклы балалар артта, махсус утыргычта утырып барырга тиешлеге, 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең арткы утыргычында махсус утыргычта яки иминлек каешлары белән беркетеп куеп йөртергә рөхсәт ителүе аңлатылды. Шулай ук балаларга тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар (СВЭ) беркетелгән киемнән йөрергә кирәклеге турында сөйләделәр, СВЭ ябыштыргычлар өләштеләр. Аннары нәниләргә “Сакла.ру порталыннан “Дозорные дорог” мультфильмы күрсәтелде. Профилактика чарасы автомобильләрдә яшь пассажирларны йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймауга юнәлдереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев