Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Балачак илендә” очрашу кичәсе

28нче ноябрь көнне Район үзәк китапханәсенең уку залында танылган язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Йолдыз Шәрапова белән “Балачак илендә” дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.

Бәйрәмне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы ачып җибәрде. Чарада “Сөембикә” һәм “Китап сөючеләр” клуб берләшмәләре катнаштылар. Алар Йолдыз Шәрапованың шигырьләрен сөйләделәр, шагыйрәнең үзе сөйләвендә яңаларын тыңладылар. Чараның икенче өлешендә “Яраткан китабымның авторына хат” дип исемләнгән конкурста район этабында җиңгән һәм катнашкан укучыларга диплом белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев