Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән чара

Кече Шыңар мәдәният йортында балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм Кар кызы чыгышы белән башланып китте. Барлык балалар да түгәрәккә җыелдылар, боз сөңгеләре эзләү буенча тылсымлы конкурсларда катнаштылар, биеделәр һәм Кыш бабайны чакырдылар. Кыш бабай музыкаль котлау белән килеп керде. Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән чыршы тирәсендә җырлап-биеп әйләнделәр, балалар сөйләгән шигырьләрне игътибар белән тыңладылар. Бәйрәм ахырында лотерея оештырылды. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар, татлы бүләкләр алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев