Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар сәнгать мәктәбенең педагогик советы

10 январь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 2019-2020 нче уку елының 1 яртыеллыгында мәктәпнең методик, тәрбия эшчәнлегенә анализ ясау буенча педагогик киңәшмә узды. Җыелышны мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы ачып җибәрде, көн тәртибе белән таныштырып, балалар сәнгать мәктәбенең бүлек мөдирләренә уку-укыту эшчәнлегенә анализ ясау өчен суз бирде.

Аннан соң Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. һәм профсоюз рәисе Солтанов С. Н. чыгыш ясадылар. Педагоглар советында шулай ук «Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын планлы тикшерүгә әзерлек», «Электрон белем бирү буенча эш турында мәгълүмат» һ.б. мәсьәләләр каралды.  Педсовет  эшлекле шартларда үтте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев