Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“БАРС” проекты: сораулар һәм җаваплар

Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты запастагы хәрбиләрне, хәрби резервта булган гражданнарны, пенсионерларны яңа “БАРС” проектында катнашырга чакыра. Әлеге яңалык турында кызыксынып, редакциягә дә шалтыратучылар булды. “БАРС” проекты нидән гыйбарәт, ул кемнәр өчен отышлы? Әлеге сораулар белән без Саба һәм Теләче муниципаль районнары хәрби комиссары Фәнис Закировка мөрәҗәгать иттек.

- Әлеге проект беренче чиратта РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп кайткан, Оборона министрлыгы һәм хәрби исәптә торучы көч структуралары пенсионерларына адресланган. Бу- илнең Хәрби армия резервы.Кораллы Көчләрнең мобилизация резервын булдыру турындагы указга Президент Владимир Путин 2015 елның февралендә үк кул куйды, быелдан республиканың хәрби комиссариатларына йөкләнгән эш башлана. “БАРС” проекты хәрби исәптә торучыга үз амбицияләрен тормышка ашырырга, иҗтимагый танылырга һәм Ватанга файда китерергә зур мөмкинлек бирә. Моннан тыш бу әле өстәмә белем алу, финанс керемнәрен стимуллаштыру һәм квалификацияле медицина хезмәте алу да. Сайлап алу узганнан соң теләге булган гражданнар даими эш урынын һәм хезмәт хакын саклап калып, мобилизацион состав резервына кертеләчәк. Резервта торучы офицерлар һәм солдатлар ай саен махсус дәресләргә йөриячәк һәм ел саен хәрби җыеннар, зур масштаблы маневрларда, өйрәнүләрдә һәм армия уеннарында катнашырга тиеш булачак.

Проекта катнашу өстенлекләре һәм хезмәткә түләүләр

Күнегүләрдә өч тәүлек өчен: солдат һәм сержантларга – 5 мең сумга, офицерларга 10 мең сумга кадәр түләүләр каралган. Хәрби җыеннарда катнашучыларга түләүләр сизелерлек арта. Бер ай эчендә түләүләр: солдат һәм сержантларның – 25 мең, офицерларныкы 75 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Җыеннарда катнашу кешенең төп эш урынында хилафлык китермәячәк: предприятиегә резервистларга уртача хезмәт хакын түләүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү каралган. Шулай ук проектта катнашучылар уникаль корал төрләре белән эш итү һәм төрле техника белән идарә итү күнекмәләрен дә алачак. Аларга киләчәктә контракт буенча хәрби хезмәткә алыну, шул исәптән офицерлар составына керү, 159 граждан белгечлеге һәм Россия Оборона министрлыгының 35 югары уку йортында һөнәри әзерлек яки квалификация күтәрү мөмкинлеге гарантияләнә. Резервта катнашкан өчен 3 мең сум тирәсе һәм вазыйфасына һәм хәрби исемгә карап, аннан да югарырак күләмдә ай саен акчалата түләү каралган.

Кандидатларга нинди таләпләр?

- яшь буенча: солдатлар, сержантлар, прапорщиклар – 42 яшькә кадәр; кече офицерлар-52 яшькә кадәр; өлкән офицерлар-57 яшькә кадәр.

- сәламәтлек буенча: хәрби хезмәткә (А категориясе) яисә аз чикләнгән хәрби хезмәткә яраклы (Б категориясе) булырга.

- һөнәри психологик нәтиҗәләр буенча

- белем буенча: төп гомуми белемнән (9 нчы сыйныфтан) ким түгел.

Контракт вакыты-3 ел.

Тулырак мәгълүматларны хәрби комиссариаттан алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев