Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

БАШТА – АРМИЯ, АННАРЫ – ЭШ

Узган җомгада Саба мәдәният йортында традицион призывник көне булды.

Әлеге  чарада быел көз безнең районнан Кораллы  Көчләр  сафына  хезмәткә  китәчәк 33 егетнең 26сы, шулай ук аларның әти-әниләре, ветераннар, Әфганстанда интернациональ бурыч  үтәүчеләр, кадетлар, яшьармиячеләр катнашты. Кичәне алып баручылар булачак солдатларның исем-фамилияләрен әйтеп, барысын да сәхнәгә чакырдылар. Егетләр иң элек башкарма комитет җитәкчесе  Марат Ишниязовның, хәрби комиссар Фәнис Закировның хәер-фатихасын алдылар. Җавап сүзе белән  Байлар Сабасыннан Азат Галәветдинов чыкты. “Ватан  алдындагы бурычыбызны намус белән үтәрбез, әти-әниләребез, район җитәкчеләре йөзенә кызыллык  китермәбез”,– диде  ул хәрбиләрчә кыскалык белән һәм гаиләләргә бары тик яхшы хәбәрләр генә киләчәгенә ышандырды. Без залга  керер  алдыннан  фойеда Саба аграр көллиятен тәмамлап хәрби бурычын үтәргә  китүче Миңсур Сәйфуллин белән дә әңгәмә  кордык. “Кечкенә вакытта әтинең армия тормышы турында кызыктырып сөйләгәннәрен бирелеп  тыңлый  идем. Шуңа күрә  дә үз теләгем белән  китәм. Башта хезмәт итеп  кайтыйм дип, эшкә дә кермәдем. Әтинең, беркемгә дә махы бирмә, дигәнен истә тотып юлга  кузгалырмын”,– ди гүәрдиндәй гәүдәле Юлбат егете...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев