Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасы бистәсе гражданнарының җыелышы үткәрелде

Кичә, 8нче сентябрь көнне, район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2015-2020нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелыш башланганчы, халыкка республикабызның соңгы 5 ел эчендә ирешкән уңышлары, казанышлары турында видеоролик күрсәтелде.

Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Хәсәнов Р.М.  җирлектә төзелгән объектлар, демографик хәл, торак фонды, кече һәм урта эшмәкәрлек турында, алга куелган бурычларны яктыртып доклад белән чыгыш ясады, аннары быел февраль аенда үткәрелгән җыенда бирелгән сорауларның үтәлеш дәрәҗәсе белән таныштырды. Йомгаклау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов чыкты. Соңыннан Р.Н. Минниханов Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Мөбәрәк улы Хәсәновка җирле үзидарә органнары системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, Саба муниципаль районының Мактау грамотасын тапшырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев