Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында Төнге чаңгы ярышлары оештыралар

1-3 февральдә Әлмәттә Snow Fest беренче кышкы фестиваль, 17 февральдә Кама чаңгы марафоны һәм 17 мартта Яшел Үзән чаңгы марафоны була.

26 гыйнварда Саба районының Байлар Сабасы авылында Timerman спорт чаралары сериясенең яңа сезонының беренче ярышы -Төнге чаңгы ярышлары оештырыла. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ярыш мәдәният йорты янында 15:30 сәгатьтә башлана.

3 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге катнашучылар өчен 300 метрлы трасса әзерләнгән. Чаңгыга яңа гына баскан кешеләр 2 км ераклыкка, ә чаңгы спорт төрен яратучылар һәм профессионаллар кар трассасы буенча 5 һәм 15 км йөгерәчәк.

Ярышка килүчеләр хаски токымлы этләр белән бушлай фотосурәтләр ясый ала. 

Катнашу өчен теркәлү, турнирлар расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында мәгълүмат Timerman спорт чаралары сериясенең рәсми сайтында бар.

  • 1-3 февральдә Әлмәттә Snow Fest беренче кышкы фестиваль, 17 февральдә Кама чаңгы марафоны һәм 17 мартта Яшел Үзән чаңгы марафоны була.

 

Фото: пресс-служба серии спортивных мероприятий TIMERMAN.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев