Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Белемне һәм саулыкны сатып алып булмый”

Районыбызда фән олимпиадалары һәм “Ел укытучысы – 2020” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Фәнсөярләрне, уку алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы быел бистәбезнең иң ямьле урынында- Сабаның Яр буенда узды.

Шуңа да җиңү шатлыгы белән уртаклашырга килүчеләрнең игътибарла­рын иң беренче ямьле табигать күренешләре җәлеп итте. һава торышы да бәйрәм хуҗалары кәефенә яраклашты ул көнне: менә явам-явам дип торган яңгыр болытларын кояш нурлары таратты. Фәнсөярләрне, аларның әти-әниләрен һәм мөгаллимнәрне тәбрик­ләр­гә район җитәкчеләре дә килде.

 - Укытучыдан да хөрмәт­лерәк зат юк.Тормышның иң авыр вәзгыятьләренә дә яраклаша беләләр мөгаллимнәребез. Агымдагы ел олы юбилейлар - Җиңүнең – 75, районыбыз оешуга – 90 ел булу белән үзенчәлекле. Боларның һәр­­кайсында хөрмәтле укы­ту­чыларыбызның да олуг хезмәтләре чагыла. Менә быелгы эпидемия чорында да үз вазыйфаларыннан туктамадылар. Үзләре генә беләдер авырлыкларын, үзчикләү режимында ничек белем бирүләрне... Гомумән, бу чир барыбызны да күп нәрсәгә өйрәтте, кемнең кем икәнен күрсәтте. Иң беренче рәхмәтебез әти-әниләргә булса, хөрмәтнең иң олысы укытучыларга барып ирешсен иде. Хезмәтләре бәяләп бетергесез», - диде район башлыгы Рәис Миңнеханов тантанада катнашучыларны сәламләп. Иң элек сәхнәгә “Ел укытучысы- 2020” республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар, тәрбиячеләр чакырып тәбрикләнде. Рәис Нургали улы һәркайсының кулын кысып, Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Агымдагы уку елында Бөтенроссия фән олимпиадаларының рес­пуб­лика этабында райо­ныбызның 50 укучысы- призер, 5се- җиңүче, региональ этапта 8е- призер, 7се- җиңүче, республикакүләм “Путь к Олимпу” олимпиадасында 12 укучы призер һәм 3се җиңүче булып танылды. Бәйрәмгә ул көнне фән дәрьясында зур уңышларга ирешкән укучылар һәм аларның укытучылары бе­лән бергә әти-әниләре дә чакырылган иде. Тимершык урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Баязит Дәүлитов өчен быелгы уку елы аеруча истә калачак. Муниципаль этапта һәм республика буенча төрле фәннәрдән җиңүче һәм призер булган, шулай ук “Путь к олимпу” республика олмпиадасында химия фәненнән җиңү яулаган Баязит белән бергә сәхнәгә аның 5 предмет укытучысы да күтәрелде. Район башлыгы әти-әнисе Рәмзия һәм Илнар Дәүлитовка шундый сәләтле, тырыш ул үстергәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гомумән, укучы балаларның уңышлары өчен ихлас сөенү чаткылары әти-әниләренең ге­нә түгел, укытучы абый-апаларының йөзләрендә дә чагылды. Сәләтле балалар мәктәбе-интернатының физик тәрбия укытучысы Ленар Вафин, мәсәлән, 7 призер укучысы белән бергә тәбрикләнде. ”Быел өч укучым - Азат Кашапов, Әмир Галәвин, Ләйсән Борһанова Бөтенрәсәй олимпиадаларына үтсәләр дә, кызганычка каршы, карантин булгач, катнашып булмады. Анда да җиңү ихтималыбыз зур иде. Физик тәрбия фәненә кайберәүләр җиңел карый, югыйсә олимпиадада аңа таләпләр бик югары: йөгерү, гимнастика, уен төрләре, каршылыклар полосасында сыналу, теория буенча сорауларга җавап бирү...2018 елда бер укучым Бөтенрәсәй олимпиадасында призер булган иде. Җиңү тәҗрибәбез бар диюем. Сәләтле балалар күп, шуларны күреп үстерә белергә генә кирәк,- ди Ленар Вафин, укучылары өчен горурлыгын яшермичә. Сәләтле балалар мәктәбе- интернаты ул көнне фән олимпиадаларында югары нәтиҗәләр күрсәткәне өчен (муниципаль этапта 43 җиңүче, 47 призер, Бөтенроссия олим­пиадаларының региональ этабында 6 җиңүче, 4 призер, республика этабында 19 призер, “Путь к Олимпу” рес­публика олимпиадасында 2 җиңүче һәм 6 призер) аерым билгеләп үтелде (директоры Валентина Кәримуллина фотода-сулдан). Олимпиада нәтиҗәләре буенча шулай ук югары күрсәткечләргә ирешкән – Тимершык (1 урын), Олы Кибәче (2 урын), Килдебәк урта мәктәпләре (3 урын) дә тәбрикләнде. Тантанага килүчеләр тагын бер күңелле мизгелләрнең шаһитлары булдылар- Шә­мәрдән магистраль газүт­кәргечләрнең линия производство идарәсе җитәкчесе Илшат Гатауллин күп еллардан килгән күркәм традицияне дәвам итеп, Шәмәрдән лицееның 3 сәләтле укучысына махсус премияләр тапшырды. “Балалар, алдагы тормышыгызда да янәшәгездә бүгенге укытучыларыгыз кебек яхшы күңелле, кайгыртучан кешеләр булсын. Саулыкны һәм белемне сатып алып булмый. Тырышыгыз, укыгыз. Киләчәгебез сезнең кулларда”, - дип йомгаклады бәйрәмне район башлыгы Рәис Миңнеханов

Фоторепортаж: 

  1. http://saby-rt.ru/news/rayon/cabada-fn-olimpiadalary-ichelrne-tbrikldelr
  2. http://saby-rt.ru/news/rayon/cabada-fn-olimpiadalary-ichelren-tbrikldelr
  3. http://saby-rt.ru/news/rayon/cabada-fn-olimpiadalary-ichelre-tbriklnde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X