Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Без бергә рәсем ясыйбыз». Декоратив рәсем буенча мастер-класс

18 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә һәм Лесхоз бистәсенең урман тарихы музее хезмәткәрләре белән берлектә «Без бергә рәсем ясыйбыз»дип исемләнгән декоратив рәсем буенча мастер-класс үткәрделәр. Башта катнашучылар рәсем ясау тактасында рәсем ясадылар.

Аннан соң иң кызыгы – үз иҗат җимешләрен бизи башладылар. Рәсем ясау файдалы шөгыль, фантазияне, вак моториканы үстерә, хәтерне яхшырта, игътибарлылыкны тәрбияли. Шуңа күрә рәсем ясау балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бик файдалы шөгыль. Ә якты төсләр уңай эмоцияләр өстәргә булыша. Барлык катнашучылар да башкарылган эшләрдән канәгать калдылар. Мастер-класстан соң балалар һәм өлкәннәр үз иҗатларын өйләренә алып кайттылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев