Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген районыбызның 144 укучысы яңа тормышка юллама алды [фоторепортаж]

Районыбызда зур тантана – 11нче  сыйныф укучыларының чыгырылыш бәйрәме. Саба аграр көллиятендә үткән чарага районыбызның 144 югары сыйныф укучысы яңа тормышка юллама алды.

   Кеше күңелендә гаҗәеп күңелле, мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Кызлар-егетләр өчен бераз моңсу көн булса да, алда һәркайсын  мең төрле уй-хыяллар белән ымсындырган олы тормыш юлы көтә. Бәйрәм чарасына балаларның шатлыклары белән уртаклашырга  килгән әти-әниләрне, укытучыларны, район җитәкчеләрен дә уртак теләк берләштерде – балаларның киләчәкләре матур булсын, тормышта һәркайсы үз урынын тапсын. “Гомер шундый тиз уза. Тормышта гел яхшылык турында гына уйларга кирәк. Үткәннәргә, каядыр ялгышканмын яки тагын да яхшырак булу мөмкинлеген кулдан ычкындырганмын дип кайгырасы түгел, алдагысын уйларга, үз алдыңа яңа максатлар куярга кирәк. Безнең бу тормыш та зур имтихан, уку бетте дип уйламагыз, әле гомер буе укыйсы, өйрәнәсе була. Инде төрлегез төрле уку йортларына керергә әзерләнәсездер, башта булачак һөнәрегезне өйрәнегез, эш урыннарына барып карагыз, дөрес карар кабул иттегезме икән?  Эш урыны яратып барып, сөенеп кайта торган җир булырга тиеш. Һәм иң мөһиме – әти-әниләрегезгә һәм тормыш юлында  сезгә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтле була белегез “,- диде үзенең тәбрикләү чыгышында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов. Алга таба  район башлыгы “бик яхшы” билгеләренә генә укыган 27 укучыга – медальләр,  уку һәм җәмәгать эшендә актив катнашкан тагын 21 укучыга Котлау хатлары тапшырды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров кулыннан 25  укучы  Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасын кабул итеп алды. “Районыбыз укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнарын яхшы нәтиҗәләргә тапшырды, баллар республиканың уртача күрсәткеченә караганда югары, 3 укучыбыз имтиханны  100  баллга тапшыра алды. Бу балаларның да, укытучыларның да, әти-әниләрнең дә уртак уңышы. Алга таба да яхшы хәбәрләр белән сөендерегез, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын”, – диде ул. Рус теленнән 100  балл алуга ирешкән Азалия Миннекәева да хисләре белән уртаклашты. “Рус теле укытучысы Гөлнур Газизовнага бик рәхмәтлемен, без 10 сыйныфтан БДИга  аеруча нык әзерләнә башладык. Тырышулар бушка китмәгән. Шуңа имтиханда алай авыр булды дип әйтә алмыйм. Өйрәнгәннәрем булачак һөнәремдә дә чагылыш тапмый калмас. Мин киләчәгемне туризм яки бьюти индустрия белән бәйләргә  телим. Үземнең генә түгел, барлык яшьтәшләремнең хыяллары тормышка ашсын иде дип телим!” диде ул. Амин, шулай булсын, ак юллар сезгә, балалар! Үзегез  сайлаган һөнәрнең Остазы булырлык дәрәҗәгә ирешегез, районыбызның горурлыгы булыгыз. Бәйрәмнең икенче өлешендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Казан артистлары да яшьләребезгә иң матур, дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев