Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бигәнәй мәдәният йортында «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үтте

13 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Яңа ел ишек шакый» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде. Алып баручылар барысын да Иске Яңа ел белән котлап сәламәтлек, уңышлар, мәхәббәт һәм гаилә җылысы теләделәр. Чарада катнашучылар өчен төрле уеннар һәм конкурслар белән программа әзерләнгән иде. Бәйрәмгә Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Чыршы утларының яктысында алар күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Кичә күңелле узды. Барысы да өйләренә күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев