Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәрәңге бәйрәме

«Шекше кичәләре» проекты үз эшен дәвам итә. Сентябрь башында авылның Кооператив урамының югары очында "Бәрәңге боламыгы" бәйрәме узды. Бәрәңге халык арасында иң популяр яшелчә, ул хәзер бигрәк тә актуаль, чөнки Шекше авылында яшәүчеләр "икенче икмәк" җыю белән мәшгуль булды. Күңел ачу кичәсе өчен бай программа әзерләнде.

Иң элек алып баручы катнашучылардан бәрәңгедән тәмле боламык пешерү серләрен сорашты, ә инде «Яшелчәләр патшасы» тарихына багышланган викторинаны алар бәйрәмнең хөрмәтле кунагы Белмәмеш белән бергәләп үткәрделәр, сорауларга дөрес җаваплар яңгырады. "Бәрәңгедән иң тәмле ризык" бәйгесендә әлеге урамда яшәүче уңган хуҗабикәләр катнашты. Алар әзерләп алып чыккан бәлеш, өчпочмак, бәрәңгеле кабартма, күзикмәк, искиткеч матур итеп бизәлгән боламык һәм башка ризыкларның барысын да бәйрәмгә җыелучылар ашап карап, югары бәя бирде, хуҗабикәләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең музыкаль өлешендә җыр­лар һәм биюләр яңгырады, татар уеннары, бәрәңгеле конкурслар оештырылды. Шулай итеп Кооператив урамында яшәүчеләр бергәләп, бар кешенең дә күңеленә хуш килердәй үзенчәлекле һәм күңелле "Бәрәңге боламыгы" рецепты булдырдылар. Бәй­рәм Шекше мәдәният йорты белгечләре тарафыннан оештырылды.

Ләйсән Хисмәтова.

Фото: instagram.com/shikshi_sdk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев