Бүген – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне
Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйбыз. Ил табынын мул итү өчен көнне төнгә ялгап эшләүче игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен ихластан рәхмәт сүзләрен белдереп, барыгызга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек һәм яңа хезмәт җиңүләре телибез.
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев