Бүген район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика балалар театр сәнгате конкурсының финалы узды
Район яңалыклары

Бүген район мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге республика балалар театр сәнгате конкурсының финалы узды

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Саба балалар иҗат үзәге тарафыннан үткәрелүче фестиваль яшь театр сөючеләрне быел сәхнәгә 13нче тапкырын җыйды.

  Конкурс сайлап алу һәм финалистлар чыгышларын карау этапларыннан тора. Сайлап алу турында финалга Әтнә, Теләче, Саба, Казан һәм Ижау шәһәренең  балалар иҗат коллективлары чыкты һәм йомгаклау этабында чыгыш ясау хокукын алды. Фестивальнең тантаналы ачылышында  катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов сәламләде:

 “Шәүкәт Биктимеров исемендәге конкурс Саба һәм тирә-як районнар өчен генә түгел,   республикабыз өчен дә мәртәбәле иҗат бәйгесе булып санала. Ул балалар арасында театрга мәхәббәт тәрбияләүдә, сәнгатьне үстерүдә, яшь талантларыбызны барлауда әһәмиятле эш башкара. Катнашучыларның саны елдан ел артуы,  бәйгенең географиясенең киңәюе куандыра. Менә ике ел инде фестивальгә Ижау шәһәренең яшь артистларын кабул итәбез. Быел фестивальдә Казаннан килгән коллектив та катнаша. Барыгызга да уңышлар телибез!”, -диде ул

Ирек Рамазан улы  конкурска килүчеләрне киләчәктә Шәүкәт Биктимеровның Миңгәр авылындагы музеена барып артистның истәлеген яңартырга да чакырды.

  Театр бәйгесе кечкенәләр төркеме чыгышлары белән башланып китте. Күренешләрдә сәхнәгә әкият персонажлары да, урман җәнлекләре дә, классик әсәр геройлары да чыкты. Теләче районы Алан авылыннан “Нәни энҗеләр” коллективы, мәсәлән, тамашачыларга сәхнә әсәре аша өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү (“Зирәк карт”), Эзмә урта мәктәбенең “Балачак” төркеме ана хакы (“Өч кыз”), Явлаштауның “Мизгел”  балалар театр коллективы гаилә тулылыгы, балалы өйнең шатлык, бәрәкәт китерү фикерен (“Алтын алмалар”) җиткерделәр. Әтнә балалар театры коллективы тамашачыларны сугыш чорына алып кайтты. Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” әсәре аша яшь артистлар-пионерлар Ватанга тугрылык, тылда да дошманны уяулык, дуслык, бердәмлек белән җиңеп булуын күрсәттеләр. Казанның 33 номерлы гимназиясеннән килгән  “Өмет” балалар театры коллективы сәхнәгә легендар Әлмәндәр картны чыгарды. Ястәгнәй дусты,  Әҗәл образларын шул кадәр оста башкардылар ки, спектакльнең өзеген генә түгел, тулысы белән карыйсы килү теләге уянды. Декорацияләр аерым игътибарга лаек. Агачтан Әлдермеш картның “остаханәсен” да ясап алып килгәннәр. Шәһәр балаларының чын саф татар телендә ачык, матур итеп сөйләүләре турында аерым әйтеп китәргә кирәк. Хәзер авыл балалары да “акцент” белән, русча сүзләр кушып гәпләшә бит. Ижау шәһәренең “Чулпан” балалар театры артистлары Мирхәйдәр Фәйзинең “Урал суы буенда” әсәрен күрсәттеләр.  Өзекнең сюжеты да әллә ни катлаулы түгел сыман. Сәхнәдә ике яшь йөрәкнең монологын күрәбез. Әле тормышны күрмәгән, бәлки бу татлы хисне тулысынча  татымаган яшүсмерләрнең шулай оста итеп рольгә керүләре чын чынлап – ышандыра.

“Сабага икенче килүебез, узган ел иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы номинациясендә җиңү яулаган идек. Жюри рәисе Әсхәт Хисмәтов безне бик яратып, тагын килегез дип чакырып калды. Балалар ел буе көттеләр бу фестивальне. Быел Тинчурин  конкурсы да, Буадагы бәйге дә булмады. Ә балаларның мондый бәйгеләрдә бик тә катнашасылары килә. Монда урау юллар белән- башта тимер юл аша электричка белән, аннары такси яллап килдек. Сәхнәгә мәхәббәт шулай итә. Балалар белән театр түгәрәгендә Муса Җәлил исемендәге китапханә директоры Рәфилә Рәсүлева  шөгыльләнә. Бу коллективның оешканына 15 ел инде.Спектакльләр кую белән генә чикләнмибез, төрле милли чаралар, татар бәйрәмнәре дә оештырабыз. Бу милли хисне киләчәк буында да тәрбияләргә тырышабыз”,- ди Ижаудан килгән оештыручы  Гөлнара ханым Вәлиева.

“Чулпан”лылар быел да сынатмадылар- 2 нче призлы урынга лаек булдылар. Укучыларның чыгышларын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

“Бүген  яшь талантларның чыгышларын караганда, үземнең балачагымны искә төшереп, чагыштырып, сез безгә караганда күпкә бәхетле икәнсез дип әйтергә талпынып утырдым. Мин үзем Г.Камал театрында 40 ел хезмәт итәм.  Башта беренче ролем “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрә иде,  инде хәзер шул спектакльдә беренче абыстайны уйныйм. Менә артист шулай үсә. Сез дә шулай сәхнәдән төшмәгез, түгәрәкләрегездә шөгыльләнүегезне дәвам итегез, гел үсештә булыгыз. Күбегез инде хәзердән үк сәхнәдә үзен иркен тота, югалып калмый дип, жюридагылар белән сокланып карап утырдык. Чын артист булу өчен үз өстеңдә бик нык эшләргә кирәк. Киләчәктә бәлки сезне зур  сәхнәләрдә күрербез. Шуны белегез – гомерен театрга багышлаган кеше сәхнәдән беркайчан да китә алмый. Ул шуның белән яши”-дип, яшь артистларга үгет-нәсихәтен бирде актриса.  

Конкурста беренче урынны үз яшь төркемнәрендә  “Мизгел” (Явлаштау), “Яшьлек” (Тимершык), “Өмет (Казан) театр коллективлары алды. “Иң яшь актер” номинациясендә-  Ләйлә Нурисламова (Теләче районы Алан урта мәктәбе), “Иң яхшы хатын -кыз роле”ндә  Симет урта мәктәбе укучысы Замирә Закирова, “Иң яхшы ир- ат роле”ндә Казанның 33 нче гимназия укучысы Дамир Саттаров җиңүчеләр булдылар. “Иң яхшы сәхнә бизәлеше” буенча тимершыклыларга тиңнәр булмады.

  Театр яктылыкка, ну­рга илтә, дигән бөек шагыйрь.  Шушы якты юлны сайлаган балаларыбызны күрә белик, сәләтләрен үстерик, өйрәтик, телебезне, мәдәниятебезне,  ахыр чиктә татарлыгыбызны саклаучы сәнгать төрен шулай яшәтик.  Шәүкәт Биктимеров исемендәге театр сәнгате конкурсы шул максатка омтыла да.


Нет комментариев