Бүген Саба җәмигъ мәчетендә өмә узды
Район яңалыклары

Бүген Саба җәмигъ мәчетендә өмә узды

182 еллык тарихы булган үзәк мәчетебез биләмәсе күмәк көч белән тәртипкә китерелде

  Намазга йөрүче  ир-егетләр мәчет тирәсен чистарттылар, арткы яктагы бакчада агач-куаклар киселде, җире тырмалаланып, булган чүпләре түгелде. Мәчетнең эчке ягында да келәм-паласларны чистартып, тузаннар сөртелде, бар җир ялт итеп калды. Әле өмә алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк, мәчет имамлыгы анда калган сабалыларның да катнашуларын көтеп кала. Саваплы эштән читләшмик.

 


Нет комментариев