Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Саба волонтерлары әзерләгән чираттагы гуманитар ярдәм Донецк республикасына китте

Бу юлы кирәк-яраклар әлеге республикада яшәүче мохтаҗ һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга озатылды.

 

“Андый  башкалар ярдәменә мохтаҗ булган 100гә якын баланы без үз канатыбыз астына алырга булдык. Анда вәзгыять авыррак, әлегә балалар йорты да безнең хөкүмәт карамагында түгел.  Изге күңелле кешеләр булышлыгы белән районыбыздан бик күп ярдәм җыелды. Балалар өчен тәм-томнар, гигиена һәм канцелярия товарлары, киемнәр, памперслар, коляскалар, матраслар тупланды. Хәтта апаларыбыз мендәрләр, юрганнарга кадәр ясап-тегеп китерделәр. Барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Ярдәмебез тиз арада барып җитеп, шул гөнаһсыз  сабыйларны шатландырсын иде. Безгә транспорт белән ярдәм иткән җитәкчеләргә, барлык волонтерларга, булышучыларга бу яхшылыклары мең изгелек булып әйләнеп кайтсын”- ди Саба волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Гөлнара Фәтхерахманова.

 

Саба волонтерлар хәрәкәтендә тагын бер яңалык бар. Хәзер МХОга гуманитар ярдәм әзерләү штабы икенче урынга- Сабаның З.Йосыпов урамындагы элеккеге “Герат” кибете бинасына күчте. Бинаны шәхси эшмәкәр Наил Мортазин шулай гуманитар ярдәм җыюга файдаланыр өчен үзе  тәкъдим иткән. Биредә транспорт белән килү дә уңайлы. Җирле халыктан барлык төр ярдәм кабул ителә.Бүгенге көндә   коры ашлар җыелмасы тутыру дәвам итә. Шулай ук халыктан  резин перчаткалар, юеш салфеткалар, гигиена товарлары, эчке киемнәр, тастымаллар, антисептиклар, газ балоннары һәм кондитер ризыклары кабул ителә.

Теләге булган кеше штабка  үзе дә килеп булыша ала. Бу изге эшкә җәлеп ителгән һәркемне бер генә уй берләштерә- илебездә тынычлык урнашып, безнең иминлегебез хакына туган йортларын калдырып чыгып киткән ир-егетләребез ватаныбызга  исән- имин әйләнеп кайтсын. Рамазан аенда теләгән теләкләрнең кабул булу ихтималы зур диләр,  хәзрәтләребез. Барыбыз да шул уйда, шул догада булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев