Табын 700 кешегә әзерләнә
Рамазан аен һәркайсыбыз зур дулкынлану һәм шатлык хисләре белән каршы алды. Чөнки хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу айда Аллаһ адәм баласын Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә.
Быел саваплы мәҗлес район күләмендә 8 нче тапкыр үткәрелә. Чара узачак «САБА-АРЕНА» спорт үзәгендә волонтерлар иртә баштан табын кора, кунакларны каршыларга әзерләнә. Бүген табында яшелчәләр, казылык, сыр , җимешләр, компот, татлы ризыклар, өчпочмак, кайнар пылау, чәй тәкъдим ителәчәк. Авыз ачканчы дин әһелләренең вәгазьләре яңгыраячак, бергәләп җәмәгать намазы укылачак.
Бәйрәмгә билетлар әле дә сатыла. Бер билет бәясе -100 сум. Аннан җыелган акча мохтаҗ гаиләләргә сәдака итеп таратылачак. Ифтарда теләге булган һәркем катнаша ала, рәхим итегез!


Нет комментариев