Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Бәйрәмгә чакырабыз!

    Хөрмәтле абунәчеләребез!

    Сезнең өчен шатлыклы хәбәребез бар. 2018 елның икенче яртысы өчен газетабызга язылучы тугры дусларыбызны 20 июль- җомга көнне бүләкләр уйнату тамашасына чакырабыз. Бәйрәм чарасы Балалар иҗат үзәге бинасы каршында үткәрелә. Башлану вакыты: 15.00 сәгать. Шуны да әйтеп китик, бүләкләр уйнатуда оту, бәхетен сынап карау өчен редакциябезгә 186 кеше газетага язылганлыкка квитанциясен китерде (газетага гомуми язылучылар саны – 2564). Шулай итеп, спонсорларыбыз – сөт-май продуктлары җитештерүче «Каймак» һәм сатып алучыларны хуш исле ипи-булка эшләнмәләре белән сөендерүче «Ипекәй» җәмгыятьләре әзерләгән призлар үз ияләрен көтә. Барыгызны да әлеге бәйрәмдә көтеп калабыз, дуслар!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: