Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чараларда халык бердәмлеге чагыла

Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин авыл халкы алдында хисап тотты

Җирле  үзидарәләрдә яртыеллык эшчәнлеккә хисап тоту җыеннары бара.  Гражданнарга иң элек демографик хәл турында мәгълүмат бирелә.

Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы  Айрат Сафин чыгышында  әйтелгәнчә, 380 шәхси хуҗалыкның 276ы гына буш түгел.  Былтыр да, 2023 елда да 4 бала туган. Шунысы  куанычлы, 6 яңа гаилә барлыкка  килгән. Ягъни никахлар саны 5кә  арткан.  Халык  “Кибәче” бригадасында эшли, үзмәшгульлек (45 кеше) белән шөгыльләнә, күпләп мал асрый. Әйтик,  Кече Кибәчедән Радик Гәрәев хуҗалыгында  45 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

  Соңгы елда җирле үзидарә хисапларына  мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар бу­­лышлык итү турында  мәгълүмат та килеп  керде. Олы Кибәче җирлегеннән махсус хәрби операциядә 4 ир-егет катнаша. Аларның гаиләләренә авыл халкыннан һәм районнан төрле ярдәмнәр күрсәтелә.  Егетләрнең әти-әниләре район җитәкчелеге көче белән берәр машина ярган утын белән тәэмин  ителгән,  “Ки­бәче” бригадасы 3әр төргәк печән биргән. Авыл  хатын-кызлары маскировка челтәрләре эшләп, өй ашы өчен яшелчәләр, итләр киптереп  әзерләп җибәргәннәр. Окоп шәмнәре ясап,  җылыткыч пушкалар алып, илтеп  тапшырганнар. Гомумән, әлеге  чараларда халык бердәмлеге ачык  чагыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев