Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Челтер - челтер чишмәбез"

11 июль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче " Ямьле Саба" проекты кысаларында, "Челтер-челтер-чишмәбез" дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Маршрут, балаларны табигатебезнең байлыгы-авылыбыз чишмәләренең тарихы белән таныштырып, табигатькә, әйләнә-тирәгә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз агымы, үз моңы, үз юлы бар. Балалар, чишмә буенда, авылыбыз тирә-юнендә үскән дару үләннәре турында да мәгълүмат алып, китаплар укып, табышмакларга җаваплар табып, уйнап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Чиста, саф, тәмле салкын чишмә суын эчеп сыйландылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев