Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЧИРАТ БӘРӘҢГЕГӘ ҖИТТЕ

Быел районда бәрәңгене “Саба” җәмгыятенең Мичән, Сатыш бригадаларында, “Шытсу” предприятиесендә 198 гектарда үстерделәр.

Хәзер бу хуҗалыкларда уңышны җыеп алу бара. Гомумән, “икенче икмәк”,  язга кадәр саклансын өчен, җирләр суынгач, соңрак алына торган культура. Быел  аны чери дип тә сөйләгәннәр  иде. Әмма сабак­ларда  фитофтороз башланганы сизелмәде, шәхси хуҗалыклар бәрәңге әйбәт  чыкты дип шатлана. Уңыш “Шытсу”да да начар түгел. Йосыф Галимовның тракторына тагылган “Гримме” комбайны узган 10 гектар мәйданнан саклау  урынына 2339 тонна бәрәңге  кайткан. “Үзем утырттым, үзем җыеп алам. Бу 34 гектарлы басуның әнә теге тирәсенә тирес кертелгән  иде. Аннан бигрәк әй­бәт чыкты”,– ди­де механизатор кыр ышыклау полосасына күрсәтеп. “ЗИЛ-130” машинасында бәрәңге ташучы Ринат Кәлимуллин сәгать 9га дүрт рейс  ясап  өлгергән иде. “Бер рейста 6,3-6,5 тонна бәрәңге  кайта. Подвалга Илгиз Хәмидуллин белән алмашлап ташыйбыз”, – ди  шофер. “Гримме”да  бәрәңгене кантарлардан аралаучы апаларның да кулларына күз иярми. Шулхәтле тыйнак булып чыктылар, хәтта фа­милияләрен дә әйтмәделәр. Ху­җа­лыкта яңа сорт авыруларга бирешми һәм яхшы саклана торган “Наташа” сорты игелгән. Агроном Рөстәм Шәрәфиев әйтүенчә, бәрәңге басуында тагын атна-ун  көнлек эш калып бара. Район буенча “икенче икмәк” барлык мәйданнарның 31 процентында  алынган.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев