Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ДИНГӘ ҺӘМ ИЗГЕЛЕККӘ ӨНДӘСЕН

Республика көнендә районыбызда тарихи вакыйга булды - Байлар Сабасында икенче иман йорты- “Мотыйгулла” мәчете ачылды. Мәчет ачу тантанасында Республикабызның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Рәис Миңнеханов, район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов, мәчетнең имам-хатыйбы Морат хәзрәт Мияссаров, башка рәсми затлар, мәхәллә халкы катнашты.

Мәчет ачылу мөселманнар өчен олуг саналган җомга көнендә тагын ике истәлекле вакыйгага туры килде- кояш баегач, Мөхәррәм ае башланды, ягъни Һиҗри календарь буенча яңа 1441 елга аяк бастык. Нәкъ шушы көнне 1441 ел элек пәйгамбәребез Мөхәммәт сәлаллаһу галәйһи вәссәламнең Әл-Куба мәчетендә беренче тапкыр жәмәгать белән намаз укуы билгеле. Көйсезләнеп торган Һава торышы да кинәт үзгәрде ул көнне, кара болытларны таратып, күктә ялтырап кояш чыкты, тирә-як нурга күмелде...  Мәчет янына шатлыклары йөзләренә чыккан ак яулыклы апалар, түбәтәйле агалар ашыкты, яннарында балалар- оланнары йөгереште. Сабалыларның  мәчет ачылу шатлыгы белән Җәлил хәзрәт тә уртаклашты: “Хыялланып та булмыйдыр иде заманында, 30-40 ел элек Сабада 60лап, Балтачта 44 мәчет булыр дип. Аллаһның рәхмәте белән бүген без шушы истәлекле вакыйганың шахитлары булдык. Бүген дин тотарга бөтен мөмкинлекләр бар.Тормышларыбыз бик яхшы, шөкер кылып яшик, үзара дус, тату, бердәм булыйк, хакимият белән дә килешеп эшлик, шул чагында тормышыбыз алга барыр. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең биргән вәгъдәсе бар, “Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкер итсәгез, Мин арттырып бирермен, әгәр зарлансагыз, газабым каты булыр” дигән...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев