Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Егетләрне көрәш чыныктыра

Россиядә 1997 елдан 19 мартта Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр көне билгеләп үтелә башлады. Быел бәйрәмнең календарьга кертелүенә чирек гасыр. Әлеге датаның сайлануы 1906 елда Николай 2 нче указы белән су асты көймәләренең хәрби флот суднолары классификациясенә кертелүе белән бәйле.

Безнең районда да су асты көймәләрендә хезмәт итә алырдай егетләр үсә. Алар хәрби хезмәттә үз бурычларын намус белән үтиләр. Ә 18-21 яшендә тирән океаннар айкаган ветераннар “подводник” исемен горур йөртә, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү эшенә дә зур өлеш кертәләр. Үсеп килүче егетләрне бил алышу, көрәш чыныктырган яхшы аңлап, балалар-үсмерләр арасында ярышларга кадәр оештыралар. Быел Саба спорт комплексында 2005 елда туган һәм яшьрәк үсмерләр җыелды.

undefined

Ярышка Кукмара, Теләче районнарыннан, ә Рамил Антонов белән Тимур Ишмөхәмәтов Лаештан ук килгәннәр иде. Бәйгедә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде. Озак еллар район хәрби комиссары булып эшләгән Альфред Габдерахманов та үсмерләрне батыр булып үсәргә, һәрвакыт җиңүләргә омтылырга чакырды.

“Илебез спортчылары дөнья ярышларыннан читләштерелгән чорда нык ихтыяр көченә ия булу аеруча кирәк. Көрәштә оттырудан кәефне төшерергә ярамый. Уңыш сезгә барыбер елмаячак”,– диде ул.

 

undefined

Сабада яшәүче Фәрит Шәйдулловка “Татарстан Республикасы диңгез җыены” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатын тапшырды. Диңгезче ветеран Фәрит Касыйм улы 1972-1975 елларда Төньяк флотта атом су асты көймәсендә хезмәт иткән. Атлантик океанның нейтраль суларында өч ай автоном йөзүдә булган. Хәрби бурычын намус белән үтәгән.

“Бер дә үкенмим. Егетләргә дә, флотка чакырсалар, икеләнми барырга тәкъдим итәм. Гомерлек горурлык ул диңгезче булу”,– ди Фәрит Шәйдуллов.

 

undefined

Келәмгә иң элек балалар бакчасына йөрүчеләр чыкты. Ярышларның комментаторы танылган якташыбыз Илшат Вакказов булды. Призерлар 11 үлчәү категориясендә ачыкланды. Сабадан Тимерхан Әхмәтов, Ильяс Габдерахманов, Ислам Ибәтуллин, Нияз Хәлиуллин, Артем Варламов, Кукмарадан Данияр Гәрәев, Гаяз Степанов, Мәүлет Ибәтуллин, Ильяс Степанов, Аяз Газизов үз авырлыкларында батыр калдылар. Теләче командасы өчен көрәшкән Лаеш егете Рамил Антонов та дустының “Барысын да җиңә ул” дигән сүзләрен раслап 1 нче урынны алды.

undefined

“Ярышлар матур гына узып китте. Спонсорларыбыз “Трейд-металл” компаниясе һәм “Җиңел пар” кибете хуҗаларына, ветеран диңгезчеләргә зур рәхмәт. Киләсе елда ярышларның үткәрелә башлаганына 5 ел була. Үзенә күрә юбилей буларак оештырырга уйлыйбыз”,– диде флотта хезмәт иткән диңгез җыены активисты Фидаил Вакказов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев