Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елыш авыл клубында "Кыш бабай үзенең дусларын җыя" музыкаль программа һәм уеннар белән ял кичәсе үтте

Искечә яңа елны каршы алу - яңа ел бәйрәмнәренең дәвамы, күңелле мизгелләре. 12 гыйнвар көнне Елыш авыл клубында авылдашлар белән бергәләп "Кыш бабай үзенең дусларын җыя" дип исемләнгән музыкаль программа һәм уеннар белән ял кичәсе уздырылды. Ике команда арасында кызыклы уеннар, күтәренке кәеф өстәүче җырлар бәйрәмне ямьләндерде. Һәркем җырлады, биеде, уйнады беркемгә дә моңсуланып утырырга вакыт калмады. Кыш бабай һәм Кар кызы һәркемнең һөнәрләренә бәя биреп, күчтәнәчләр өләштеләр. Бәйрәмнән барысы да күтәренке кәеф белән таралышты.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев