Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Елыш авыл клубында "Өстәл уеннары дөньясында" дип исемләнгән уен чарасы үтте

10 нчы ноябрь көнне Елыш авыл клубында "Өстәл уеннары дөньясында" дип исемләнгән уен чарасы үтте. Өстәл уеннары баш миенең эшчәнлеген яхшырта һәм вакытны файдалы уздыру өчен иң әйбәт ысул булып санала. Ләкин иң мөһиме: үзара бер-берең белән аралашу өчен өстәл уеннары бик кирәк. Олылар һәм балалар зур кызыксыну белән "Руммикуб" һәм "Нарды" уеннарын уйнадылар. Вакытны файдалы уздырып, дуслары белән чын күңелдән аралашып, уен вакыты сизелми дә узып китте.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев