Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЕЛЫШТА ПЕЧӘН ӨСТЕ

Сабада 19 июнь төнендә явып киткән яңгырдан туфрак өсте хәйран дымланган, ә Түбән Шытсу, Елыш басуларында машина артыннан тузан болыты күтәрелә иде.

Җәйге   яңгыр  өлешле  шул. Җилләр болытларны ничек-кайда  куып   йөртәсен хуҗалык  җитәкчеләреннән  сорап тормый. Уңыш  җыйганда аларның, бездә июньдә бөтенләй  яумады, дип уфтануларын байтак ишетергә туры килә.  Күпьеллыкларга  килгәндә,   терлек азыгы культураларының беренче  катын  әле язгы дым,  май яңгырлары үстерде. Хәзер аның бер өлешен киптереп  җыйнап  алуга коры көннәр дә кирәк. “Шытсу” предприятиесендә шул мөмкинлектән  файдаланып  калырга тырышалар. Хуҗалыкта 1920 баш мөгезле  эре терлектән тыш, 1500 сарык, 230 баш ат та бар.  “Алар өчен 1300 тонна печән запасы туплау планда тора.  Шуның 250 тоннадан артыгы 18 июньгә әзерләнде  инде. Бездә күпьеллыклар 800 гектар мәйдан били, 200 гектарындагы масса печән өчен киптереләчәк”,– диде хуҗалык җитәкчесе  Флорид Гайнуллин.

Печән әзерләүчеләр белән  Елыш  авылы  янындагы 55 гектарлы тимофеевка-клевер кырында таныштык. Эшкә 8 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шуларның икесе – печәнне рулонга төрүче пресслагычлар Җәүдәт Исмәгыйлов белән быелгы сабан батыры Йосыф Галимов (фото)  идарә иткән тракторларга тагылган. Эш темпы шушы ике  механизаторның хезмәт җитештерүчәнлегенә нык бәйле..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев