Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Эрудит”ка “Якубович” килде

Шәмәрдән балалар китапханәсе каршындагы “Эрудит” яшүсмерләр клуб берләшмәсе үткәргән чираттагы мавыктыргыч чара экология темасына багышланды.

Чараны үткәрергә китапханәгә Мәскәүдән мактаулы кунак «Леонид Якубович» кайткан иде. Ул клуб әгъзалары өчен “Китап. Экология. Матурлык” темасына “Могҗизалар кыры” уенын үткәрде. Уен ток-шоу кагыйдәләренә нигезләнде. "Леонид Якубович" барлык катнашучыларны җылы сәламләде һәм уңышлар теләде, табигатькә сак караш, «экология» сүзенең әһәмияте турында сөйләде. Уен «Табигый йорт», «Җир-безнең йортыбыз», «Табигатьне саклагыз!» шигырьләре белән үрелеп барды. Беренче сайлап алу туры «Елгалар, диңгезләр җирдә юкка гына акмыйлар» дип аталса, икенче, өченче сайлап алу турлары “Яшел дус – урман”, “Зәңгәк күк” темаларына багышланган иде. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча беренче уенда – Булат Кәримов, Гадел Шәйдуллин һәм Булат Хәйретдинов, алдагы турларда Зилия Әбсалихова, Камилә Рәхимҗанова, Вероника Иванова, Айнур Низаметдинов, Сафия Сәйфетдинова һәм Вероника Фәләхова катнашты. Турлар арасында “Экология бездән башлана” видеоролигын карау, викторинага һәм сорауларга җаваплар эзләү оештырылды. Финалга Булат Кәримов, Камилә Рәхимҗанова һәм Сафия Сәйфетдинова чыкты. Бер-бер артлы хәрефләр билгеле булды. Уенда катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Мин китап белән табигать дөньясын ачам» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Һәр финалистка блокнот, ә катнашучыларга китап бүләк ителде. Финал уенында җиңүче Камилә Рәхимҗанова глобус һәм наушник белән бүләкләнде. Чараны Зилә Әбсалихова «Табигать – безнең туган йортыбыз» шигыре белән тәмамлады. Беренче тапкыр үткәрелсә дә, чын бәйрәмгә әверелде ул, укучыларның табигать турында белемнәре артты.

Резеда Галиәкбәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев