Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ФАТИРЛЫ КЫЗГА КИЯҮ КИРӘКМЕ?

Авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды. Аларда халык җирлектәге проб­лемаларны күтәрә, үзен борчыган мәсьәләләр белән турыдан-туры район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала. Өченче көн авыл җыеннары Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләрендә узды.

Очрашуларда күтәрелгән фикер-тәкъдимнәр 2020-2021 елларга социаль-икътисадый үсеш фаразларын төгәлрәк билгеләү өчен мөһим. Күрелгән чаралар авылларны саклап калуга юнәлдерелгән булырга тиеш. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гарипов да чыгышын әнә шуннан башлады. Авылда калган яшьләргә төрле программалар нигезендә йорт салу өчен акчалата ярдәм ителә. Авыл җирлеге буенча 8 өй төзелеп килә, 14 гаилә торак шартларын яхшырту чиратында тора. 2020 елда 7 йорт төзү планлаштырылган. Шулай да демографик вәзгыять әллә ни куандырмый. 2019 елда 5 бала туган, 11 кеше үлгән. Хәзерге вакытта 421 хуҗалыклы биләмәдә 111 йорт буш тора, шуның 102сенә җәй көне генә кайтып торучылар бар. Бу бик зур сан. Инде кеше яшәмәгән 7 йорт сүтелгән һәм аларның саны артуга таба бара. Яшьләр авылда калмый. Югыйсә район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең чыгышында әйткәнчә, авыл белән шәһәр арасында аерма юк диярлек. “Тормыш алып барырга барлык шартлар бар. Яшьләрнең әти-әнисе гомер иткән нигезне ташлап китүләре белән килешәсе килми. Алар ни өчендер 15 мең түләп шәһәр фатирында яшәргә, “бөке”дә утырырга ярата. Әти-әнисе ипотека рәсмиләштереп баласына фатир, машина ала, кызлар шуларны саклап кияүгә дә чыкмый кала..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев