Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ферма тирәсе - гөлбакча

Районыбызда ферма биләмәләрен ямьләндерү буенча бәйгегә йомгак ясалды.

undefinedТерлекчелек фермала­рын резин итек белән пычрак изеп йөри торган урын дип күзаллаулар әкренләп үткән заманда калып бара. Тораклар яңара, хәзер фермаларда кул хезмәтен техника алыштыра, хәтта сөт­бикәләрне роботлар са­вуга да ияләшеп ки­ләбез бугай.

Мондый шартлар ту­ды­рылгач, әлбәттә, эш­кә  күңел үсә, хез­мәт урынын та­гын да матурлау, ямь­лән­дерү ихтыяҗы туа. Адәм баласының яр­ты гомере эш уры­нын­да үтә ләбаса. Таби­гать­ләре белән гүзәл­леккә, матурлыкка ом­тылучан хатын-кыз­ларыбыз өчен бу аеруча якын мәсьәлә. Районыбызда инде берничә ел дәвамында ферма, комплекс тирә­ләрен тәртипкә китерү, яшелләндерү буенча оештырылып килүче конкурс та иң беренче чи­ратта хезмәт кеше­сен кайгырту, аңа эш­ләү өчен уңай мохит тудыруны күздә тота. АПК һәм барлык тар­мак хезмәтчәннәре проф­со­юзларының район комитеты тарафыннан  яз башында ук игълан ителгән бәйгегә быел да районыбызның 30дан артык фер­ма коллективы җә­леп ителгән. Шу­шы көннәрдә мах­сус комиссия хуҗа­лык­ларда йөреп, ферма би­лә­мәләрендәге тәр­типкә бәя бирде. “Бер генә коллективны да аерып аласы килми, һәркайсы үзенчә ты­рышкан, матурлаган би­ләмәсен. Хатын-кыз­ларыбыз елдан ел остара, чәчәк түтәл­ләренә төрле  тематик төсмер кертәләр, хәтта ки дизайнер осталыгы белән бизиләр. Быел кайберләрендә  “Та­тар­станның -100, райо­ныбызның 90 еллыгы” темасы да чагылыш тапкан, милли бизәкләр дә керткәннәр. Аеруча, Эзмә, Симет, Туктарның яңа роботлаштырылган фермаларын билгеләп үтәргә мөмкин. Әмма конкурс булгач, аның җи­ңүчеләрен дә билгеләмичә булмый. Һәркайсы тырышканга карап, тиешле бәя­сен алачак”,- ди ко­миссия рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова. “Иң күркәм ферма” дигән исемгә Туктар сөтчелек-фермасы биләмәсе лаек булган. Бу коллективта эшләүче 8 хатын-кыз үзләре эшли торган торак тирәләрен чын мәгънәсендә гөл­чә­чәккә күмгән. “Эштән бу­шаган арада шу­шында кайнашабыз, җан­га ял, күңелгә рә­хәтлек алабыз. Бездә бархатцы, циния, пе­туния чәчәкләре, күпь­ел­лыклардан кос­мея, Пәйгамбәр тырнагы, лилия, ирислар, якынча 15 ләп төрле чәчәк үсә. Иртә яздан җирен әзер­либез,түтәлләр ясый­быз. Әле янәшәсенә кыярлар, помидорлар да утыртабыз. Кызлар белән эш беткәч көн дә шушында чыгып утырабыз, бик матур, рәхәт инде”,- ди сыер савучы Гүзәл Гый­лаҗиева (фотода). Бәйге нә­ти­җәләре буенча   шу­лай ук Мичәнбаш, Би­гәнәй, Йосыф Алан, Кур­сабаш, “КФХ Мө­хәммәтшин З.З.” ро­ботлаштырылган фер­масы аерым номинация җиңүчеләре дип та­былган. 

undefined

«Терлекчелектә югары культура өчен»

Конкурснын максаты – ферма, комплекс тирәләрен тәртиптә тоту, яшелләндерү, чәчәкләр үстерү, ял урыннарын булдыру тора.

ТААСР ның 100еллыгы, Саба районының 90еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75еллыгына багышланган номинациядә җинучеләр:

  1. «Юлбат» җәмгыяте Туктар роботлаштырылган сөтчелек фермасына беренче урын бирелэ. Ферма мөдире Ахметзянов Ильназ Илсур улы.
  2.  «Симет» жәмгыятенен сөтчелек фермасына икенче урын бирелә. Ферма мөдире Шакиров Расим Аухади улы.
  3. «Игенче» җәмгыятенең Эзмэ фермасына өченче урын бирелә. Ферма мөдире Галимова Гүзәл Рашит кызы

Иң күркәм территория номинациясендэ җинүчелэр:

  1. «Юлбат» жэмгыятенен Туктар сотчелек фермасына 1урын бирелэ. Ферма модире Гилязиева Гузэл Райхан кызы.
  2. «Курсабаш» жэмгыяте Мичэнбаш фермасы 2урын. Ферма модире Будуковская Милэушэ Шэрип кызы.
  3. Мохэмэтшин фермер хужалыгына 3урын. Ферма модире Галимуллин Илдар Шамил улы

Декор и дизайн номинациясендэ жинучелэр:

  1. «Саба» жэмгыятенен Бигеней сотчелек фермасына 1урын. Ферма модире Латыпова Голназ Хэлим кызы
  2. Юлбат жэмгыятенен Ю.Алан сот комплексына 2урын Ферма модире Зайнуллин Илхам Накыйп улы
  3. «Курсабаш» жэмгыяте сотчелек комплексына 3урын .ферма модире Габдрахманов Фәнил Фатхрахман улы

Шулай ук кызыксындыру булэклэре белэн «Шытсу» жэмгыяте Югары Шытсу сөтчелек комплексы мөдире Гарипов Нәҗип Мөхәммәтфатыйх улы, “Юлбат” җәмгыяте Килдебәк фермасы мөдире Исмагыйлов Равил Шәмси улы, “Саба” җәмгыяте Мамалай сөтчелек фермасы мөдире Абдуллина Гөлфия Мәүлитгали кызы тәбрикләнәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев