Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Физик затларга техник карау ирекле булып калды

ЮХИДИнең район бүлекчәсе транспорт чараларын теркәү һәм техник карау узу таләпләренә үзгәрешләр кертелүе турында искәртә.

2022 елдан гамәлгә куелган Федераль закон нигезендә, бары тик шәхси максатларда гына кулланыла торган физик затларның җиңел автомобильләре, мотоциклларына техник карау уздыру мәҗбүри түгел. Ягъни техник карау ирекле. Әмма машинаны сатарга карар иткән очракта, техник тикшерү шарт. Шул ук вакытта автомобильләр хезмәт күрсәтү максатында, пассажирлар йөртү өчен файдаланылганда яисә машина такси буларак теркәлгәндә транспорт чаралары техник карау узарга тиеш. Тикшерү вакыты автомобильнең чыккан елына һәм эксплуатацияләү максатына бәйле булачак. Әйтик, шәхси машина хезмәт күрсәтү өчен 10 елдан артык файдаланыла икән, техник карауны ел саен узарга кирәк. Пассажирлар йөртүче автобусларга һәм таксиларга таләпләр икенчерәк. Алар 5 елга кадәр техник карауны ел саен, ә транспортны файдалану чоры 5 елдан артса, 6 ай саен үтәргә бурычлы.

Шулай ук автомобильне ЮХИДИдә теркәү процедурасына да үзгәрешләр керде. Хәзер машинаны учетка куйганда яки аның хуҗасы алышынганда диагностика картасы да кирәк булачак. Әлеге таләп 4 ел йөргән транспорт чараларына кагыла. Әгәр автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертергә уйласагыз да, ЮХИДИдә диагностика картасы сораячаклар. Бу очракта автомобильнең чыккан елы роль уйнамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев