Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәннур - Европа чемпионы

Туган авылы Шәмәрдәнгә кайткан чакларында ике метрлы егеткә күпләр борылып карамыйча булдыра алмый. Озын буйлылар турында “баскетболчы” яисә “волейболчы” диләр.

Бу сүзләр Фәннур Каюмовка да “ябы­шып” тора. Лицейда укыганда бер волейбол ярышын да калдырмый ул, олыраклар белән республика күләмендә үткәрелгән уеннарга да йөри. Әлеге спорт төренең серләренә көннән-көн яхшырак төшенә. Беренче тренеры Илназ Хөснетдинов була. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Ижевскига волейбол

уйнарга китә һәм “ИжГТУ-Динамо” командасында кала да. “Гап-гади гаиләдә үскән, үз көченә, булдырасына ышанып өйдән чыгып киткән һәм үз тырышлыгы белән уңышларга ирешкән егет инде ул. Фәннурга әлерәк кенә 19 яшь тулды. Спортка мәхәббәте гаиләдән килә. Үзем дә кул көрәштерүдә районда, Сабантуйларда беренчелекне бирмәдем, 1991 елда Казанда Республика көне уңаеннан үткәрелгән ярышта 3нче булдым. Инде без ветераннар, эстафетаны балаларга тапшырдык. Исән-сау гына булсын”,– ди әнисе Гөлнария ханым улы турында. Ә ирешелгән уңыш дигәндә, сүз Фәннур Каюмов составындагы Россия яшьләр җыелма командасының июль аенда Нидерландта һәм Бель­гиядә үткәрелгән ярышларда Европа чемпионы булуы турында бара. Финалда безнекеләр Чехия командасын 3:2 исәбенә җиңә, Фәннур суккан туплар да кире кайтара алмаслык була. Бу хакта Ижевск сайт­лары да “безнең волейбол клубында шөгыльләнгән егет” дип зурлап язды. Ә Фәннур бу вакытта Россия җыелмасына Самара өлкәсенең “Нова-2” командасыннан алынган иде. Әлбәттә, райондашыбызның спорт­тагы уңышлары безнең өчен дә горурлык. Фәннур туган ягын онытмый. Кыска сроклы ялга кайткач та, Курск өлкәсендә августта үтәчәк Бө­тенроссия җәйге авыл спорт уеннарына әзерләнүче Саба волейбол командасы уеннарын караган, якташларына уңышлар теләгән. Ә Фәннур үзе хәзерге вакытта 19 сентябрьдә башланачак Россия чемпионатына әзер­­ләнә. “Тренерым Юрий Алексушин кул астында күнегүләр үтәбез. Волейболчыларга озын буйлы булудан тыш, көчле ихтыяр, җиңүгә омтылыш, зиһен тупланганлыгы кебек сыйфатлар да кирәк”,– ди Фәннур. Шәмәрдән егетенә чемпионатта уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев