Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт!"

Апрель ае бөек татар шагыйре Габдулла Тукайнын туган көне буларак билгеләп үтелә. Габдулла Тукай иҗатын балалар бакчасында да билгеләп үтәбез. Сабаның 2нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә "Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт!" дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйребезнең җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр.

Әкият геройлары - Су анасы, Шүрәле дә бәйрәмгә килүләре кичәгә ниндидер бер ямь өстәде. Балалар кызыксыну һәм шатлык белән әлеге бәйрәмдә катнаштылар. Габдулла Тукай – нәниләрнең сөекле остазы. Анын әсәрләре балаларны тәрбияләүдә үрнәк булып тора. Күп санлы шигырьләре белән Тукай яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.Аның әсәрләре бүгенге көндә дә үзенең үзенчәлеге, теле, язылышы, тәрбияви әһәмияте ягыннан үз кыйммәтен югалтмыйлар. Тукай әсәрләре балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Безнең күңелләрдә, йөрәкләрдә,Тукай шигырьләре, Тукай моңнары. Тукай рухы яшәгәндә, татар милләте, аның теле яшәр, киләчәге якты булыр!

Сабанын 2нче номерлы “Әллүки”балалар бакчасы тәрбиячесе Солтанова Гөлшат Гаптелхай кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев