Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә белән китапханәгә

"Гаилә белән китапханәгә" дип исемләнгән китапханә проекты җәйге тәнәфестән соң кабаттан үз эшен башлап җибәрде. Беренче эш итеп, без күп кенә әниләр өчен бик актуаль булган-балалар психологиясе мәсьәләсеннән башларга булдык.

27 нче сентябрь көнне Район китапханәсе, психолог һәм педагог Бережная Илсөяр Ирек кызын очрашуга чакырды. Яшь әниләргә тәҗрибәле психолог белән аралашу, аларны борчыган сораулар буенча фикер алышу бик кызыклы булды. Шул ук вакытта район балалар китапханәсендә балалар өчен "Витаминнар дөньясы" дигән квест-уен үткәрелде.Квест-уен барышында балалар махсус карта ярдәмендә хәзинә эзләделәр.Һәр тукталышта үзләренең витаминлы биремнәре белән әкият геройлары көтте. Шулай ук балалар төрле уеннарда актив катнаштылар һәм үз куллары белән төсле кәгазьдән көзге композиция ясадылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев