Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә көне уңаеннан

Бу көннәрдә күп җирләрдә “Гаилә көне” уңаеннан төрледән-төрле чаралар үткәрелә.Туктар авылында да шушы уңайдан “Могҗизалар кыры” уены оештырылды.

Аңа  бөтен   шартына  туры  китереп  әзерләнгәннәр. Җыйнак кына итеп барабаны ясалган, шакмаклар белән таблица эленгән. Авылдашыбыз  Алмаз Фатхриев иганәчелегендә призлар алынган. Уенга катнашучылар да нык әзерләнеп килгән. Уен башланганчы һәркем башта үзе белән таныштырып чыга. Аннан соң барабанны әйләндерә. Беренче турда уйнаучы ханымнар өчен “Никах нәрсә ул?”дигән сорауга  җавап эзлисе  булды.Шактый гына хәрефләрне сызгалый  торгач  “канун”сүзен  Фирдания Каюмова эзләп тапты. Ул әле рәттән  өч хәрефне белеп  тармачыктагы призны да эләктерде, үзенең  алып килгән  күчтәнәчләрен тәкъдим итә башлагач, зал шаулатып кул чабарга тотынды. Уенны алып баручы Якубовнага  авылдан ит, йомырка,сөт,тозлы кыяр, пешкән ризыкларны авыл халкыннан җыеп алып килеп матур итеп  язылган шигъри юллар белән тапшырды ул.

     Икенче тур уенчыларга  сорау  мондый  булды .“Хатын-кыздагы  иң күркәм сыйфат”.Сигез  хәрефтән торган бу сүзне дә шактый эзләргә туры килде. Уенчылар  барабан әйләнгән арада  үзләре  белән булган  кызык хәлләрне сөйләп киттеләр. “Сабырлык” сүзен Ания Халимова ачыклады.

    Өченче турда  уенчылар “Әни кирәк”дигән шигерьнең авторын эзләргә тиеш булдылар. Монда  инде җитезлекне Кукмара якларыннан  килен булып килгән  Илсөяр Сабирова күрсәтте. Уеннар арасында авыл үзешчәннәре үзләренең матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Финал өлешендә җиңгән уенчылар  “Тормышта хатын-кызның төп  һөнәре” дигән   сорауга җавап табарга тиешләр иде.Барабанны шактый  әйләндергәч, ”шанс” билгесенәдә туктады.Тырыша торгач “хуҗабикә” сүзен Ания Халимова әйтептөп җиңүче булды. Катнашучыларның  барысына да истәлекле буләкләр  тапшырылды.Соңыннан уенчылар  өчен алып килгән күчтәнәчләр белән табын корылды.Кыскасы “Гаилә көне” уңаеннан оештырылган бу чара күңелләребезгә  хуш килде.

Фото: http://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев