Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гөлнарабыз – иң яхшысы

15 октябрьдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсы җиңү­челә­рен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге бәй­гедә катнашкан Саба районы җәмәгать тәрбия­челәренең иң активларыннан бер­се, гимназиянең со­циаль педагогы Гөл­нара Шиһабиева “Гражданлык позиция­се” номинациясендә 1нче урынны яулады. “Бу уңышым миңа канатлар  куйды. Ниндидер өмет булса да, беренче  урынга ук   чыгармындыр дип көтмәгән  идем. Чыгышымны бик ошаттылар, җиңүче буларак   сүз дә бирделәр. Каушап калмадым, алган тәэсирләремне җиткерә  алдым. Опекамдагы яшүсмернең чәчәк бәйләмнәре тапшыруы да   күңелне  кузгатты”,– диде бәйге җиңүчесе. Гөлнара Раиф кызы инде 10 елдан артык җәмәгать тәрбиячесе булып тора, ул күп кенә яшүсмерләрне тәртибен яхшы  якка  үзгәртүдә зур көч куйды.

Җәмәгать тәрбиячеләренең төп максаты – балигъ булмаганнарның хокук­ларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу һәм яклау, шулай ук алар тарафыннан кылынган хокук бозуларны кисәтү. Җәмәгать тәрбиячесе – остаз, киңәшче, тәрбияләнүчегә ярдәм итүче, туры юлга кертүче өлкән дус.

Гөлнара Шиһабиева, җәмәгать тәрбиячесе буларак, тәрбияләнүче белән даими очрашып, гаиләдә булып, укуда ярдәм итә. Профилактик әңгәмәләрдән тыш, тәрбияләнүче белән берлектә күңел ачу характерындагы чаралар да үткәрә. Шул ук вакытта, аның бушлай иҗтимагый эшчәнлеге аңа үз эшенең остасы булырга комачауламый. Педагогик стажы 21 ел тәшкил итә.

Гөлнара Раиф кызы үзен инициативалы, таләпчән җәмәгать тәр­биячесе буларак танытты. Тәвәккәллеге, принципиальлеге һәм үз вазыйфаларына җаваплы каравы белән аерылып тора. Кирәк булса, ул үз тәрбияләнүчесенең проб­лемасын районның иң югары дәрәҗәсенә чыгара. Ул яраткан эшенә тулысынча бирелгән. Башлаган изге эшнең нәтиҗәсе, һичшиксез, идеалга җиткерелә. Аның белеме, тәҗрибәсе һәм иҗади активлыгы яңа ачышлар, казанышлары һәм җиңүләре өчен зур потенциал бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев