Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«ҖИҢҮ ӨЧЕН 100 БАЛЛ»

Сәләтле балалар мәктәп-интернатында «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясе кысаларында 10-11 нче сыйныф укучылары мәктәбебезне 2017-2018 уку елында тәмамлаган Камилә Габтерахманова һәм Марат Мусин белән очраштылар.

Катнашучылар «БДИда үзең сайлаган фәнне ничек уңышлы итеп тапшырырга?» дигән сорауга җавап эзләде. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучылары өчен әлеге аралашу эмоциональ киеренкелекләрен онытырга ярдәм итте. Югары сыйныф укучыларына студентлар тормышы, университетта белем алуның уңай һәм катлаулы яклары турында да белү кызыклы булды.

Әлеге очрашудан соң бөтенебез дә бертөрле нәтиҗәгә килдек: беренче чиратта БДИ фәннәренә даими әзерләнү кирәк дип уйласак, үз көчеңә ышанудан да туктарга ярамый. Шушы ике төп эшне башкарсалар, чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны югары баллга бирү кыен булмас.

Әнисә Ганиева,

тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев