Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Иң шәп әйдаман-2020" конкурсы

22 январь көнне, Балалар иҗат үзәге базасында "Иң шәп әйдаман-2020” республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. Уку елы дәвамында отряд әйдаманнары үзләренең шефлык отрядларында уза торган барлык чараларда оештыручыларыларның ярдәмчеләре генә түгел, ә күп кенә чараларны мөстәкыйль рәвештә оештырып үткәрүчеләр дә.

Әлеге бәйгедә әйдаманнар төрле каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, үзләренең “уен багажы” белән уртаклаштылар. Очрашу вакыты сизелмичә дә үтеп китте. Жюри әгъзалары барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды, ә җиңүче дип Саба гимназиясеннән Валиева Алсу танылды. Ул безнең район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Нәтиҗәдә, конкурста катнашкан барлык 6 йдаман турында, безнең отряд вожатыйлар теләсә нинди эшне башкарып чыга, кыенлыклардан курыкмый дип ышаныч белән әйтергә була. Уңышлар сезгә, балалар! Сез булдырдыгыз!

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X