Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елның беренче юбилярын 90 яшьлеге белән котладылар

Байлар Сабасында яшәүче Фавия Әсадулла кызы Габделхәеваны 90 яшьлеге уңаеннан район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләде.

 

     Фавия Әсадулла кызы 1934 нче елның 1 нче гыйнварында Саба районы Чулпыч авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, колхозда төрле эшләр башкара.

    1955 нче елда үзенең туган авылы егете, тирә-юньгә тырышлыгы белән танылган алдынгы тракторчы- Миннулла абый белән  кавышып, матур гаилә коралар.

     1978 нче елда әлеге гаилә Байлар Сабасына күченә. Фавия апа шул елдан алып лаеклы ялга чыкканчы СХТ оешмасында җыештыручы булып хезмәт куя. Алар Миңнулла абый белән 2 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр, аларга ныклы белем һәм тәрбия бирәләр. Кызганычка каршы, Миңнула абый 1998  елда бакыйлыкка күчә.

    Бүгенге көндә Фавия апа булганына шөкер итеп, 4 онык, 7 оныкчыгын күрә алу бәхетенә сөенеп, Байлар Сабасында гомер кичерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев