Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа Мичән авыл җирлегендә узган җыенда халыктан Саба хастаханәсе эшчәнлегенә кагылышлы дәгъвалар яңгырады

Авыл җыеннары дәвам итә

 Авылларда халыкның эшлеклелек активлыгы кимемәгәнлеге, тормышның элеккечә кайнаганлыгы җыеннарда җирлек башлыклары тоткан хисапларда ачык күренә. Кешеләрнең яхшырак шартларда яшисе килә, үзара салымын да түли, яңа йортлар төзелә. Әйтик Мичән җирлегендә былтыр 263 квадрат метр торак мәйданы тапшырылган. Халык мәнфәгатьләрен күз­дә тотып Яңа Мичәндә яңа кибет, мо­дульле ФАП, Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә монумент төзелгән, Мишә елгасы аша салынган күпер капиталь ремонтланган. Керәннедә дә яу каһарманнарының исемнәре мәң­геләштерелгән. Җирлек башлыгы Айзат Гәрәев чыгышында социаль үсешнең 2030 елга кадәр исәпләнелгән стратегиясе белән дә таныштырды. Җыенда Яңа Мичән авылында спорт белән шөгыльләнергә тренажер залы кирәклеге аңлашылды. Халык шулай ук район үзәк хастаханәсе эшчәнлегенә кагылышлы сорау да бирде. “Кайбер медсестра, табиблар янына керә торган түгел, юньләп җавап бирү түгел, күтәрелеп тә карамыйлар. Эшләре күптер, аңлыйбыз, әмма без дә ирекле көннән хастаханәгә бармыйбыз. Җитәкчеләр контрольгә алсалар, яхшы булыр иде”,– дип язганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев