Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиде кеше кисәтелде

30 апрельдә Янгын сагы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәренең фасыллар алышынган вакытка туры килүе әлеге хезмәттәгеләр өчен символик мәгънәгә дә ия. Май ае белән янгын куркынычы көчәйгән көннәр башлана. Быел синоптиклар 2010 елдагы эссе көннәр кабатлануы ихтималы турында искәртә.

Димәк, барыбыздан да уяулык  кирәк. Янгынга  каршы  режим  кертелгән  чорда  (10 апрель-17 май) учак ягу, чүп-чарны, үләнне, шул исәптән контейнерларда да яндыру, ачык утта азык әзерләү тыела. Шулай ук участокларда, кырларда, йортлар янында һәм ачык территориядә коры үләнне яндыру, билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту һәм сүндерелмәгән төпчекләрне калдыру катгый тыела. Быел әлеге кагыйдәне  үтәмәгән өчен 4 кеше  административ  җаваплылыкка тартылды, 7 шундый  очрак  кисәтелде.  Янгынны сүндерүгә караганда  булдырмый  калу  җиңелрәк икәнлеген онытмыйк.  Ут афәтенә каршы  көрәшүчеләр профилактика  чаралары  үткәргәндә әлеге  гыйбарәне  еш  куллана.  Соңгы  елларда районыбызда гадәттән  тыш хәлләргә каршы  торучы  көчләр артты, яңа постлар оештырылды, аларга әзерлекле  кадрлар тупланды. Өлкәннәр  яшәгән  йортларга  янгын датчик­лары  куелды, учреждениеләрдә тактик өйрәнүләр  үткәрелде. Райо­ныбызда 129нчы  федераль  янгын  часте, Саба һәм Те­ләче районнары  буенча район­ара   күзәтчелек  эшчәнлеге  бү­лек­чәсе, Шәмәрдәндә янгынга каршы  хезмәт отряды, Лесхозда, Шәмәрдәндә һәм  Иске Икшермәдә аерым  янгын постлары, 19 ирекле  янгын   сүндерү  командасы гамәлдә. Район халкы аларның уяулыгына  ышанып карый.

Саба янгын сүндерү -коткару гарнизоны эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып табигый бәла-казаларны һәм техноген аварияләрне кисәтү, янгыннарны профилактикалау, шулай ук су объектларында халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар үткәрү тора. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең  эше төрле һәлакәт һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә.   Кыскасы, ир-егетләр Саба  янгын часте исеменә тап төшермиләр, үз бурычларын үтиләр.

Айнур Галимуллин,

Теләче  һәм  Саба районнары  буенча  янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев